ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Спасс районың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбия алучылар Любовь Гайнуллина һәм Валерий Исәнбаев өйләнешергә теләк белдергәннәр. Әлеге хәбәр беркемне дә битараф калдырмаган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендәге язылышу тантанасыннан соң яшь парларга язылышу турында таныклык тапшырдылар.

Бүген Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (Авиатөзелеш районы) белгечләре балигъ булмаганнар өчен "Хисләр көче" дигән дәрес үткәрделәр.

“Социаль туризм программасы кысаларында Балтачның социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучылар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар турында сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International