ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сто к одному" дигән чара узды. Әлеге уенда "Поддержка" клубы вәкилләре катнашты. Үзәк карамагында торучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. 

Бүген Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җәйге паркта экскурсия оештырды. Чарада үзәк карамагындагы 20 кеше катнашты. 

Бүген Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар гомумшәһәр зарядкада катнашты. Оештыручылар балалар өчен тәмле эчемлекләр, төрле уеннар, конкурслар, флеш-моблар әзерләде, катнашучыларга значок, газета, буклетлар өләште.  

27 июльдән алып 4 нче августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Кайбыч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәләр.

6 июльдән -16июльгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Түбән Кама районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерделәр. 

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы   астында  һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара “Бөркеткәй” сәламәтләндерү лагеренда булып узды. 

Балтач районында  яшәүче Мәрьям Вафинага бүген 90 яшь тулды.  Балтач районының башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тематик бию чарасы узды. 

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалр һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагында торучы балалар “Татнефть аренада” узган "Пилигрим" хәйрия тамашасында катнаштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International