ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол буенча турнир башланды. 

Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр рәссам-импрессионист Римма Һадиева белән очрашты. 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

 

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлүдә эшсез гражданнарга финанс ярдәм күрсәтү эше кысаларында бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советы утырышы узды. 

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәүче чаралар үтә. 

Яр Чаллының  "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ЯАҖ "КАМИНЗ КАМА" базасында үткән "Family day"  бәйрәменә чакырулы иде.

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Фатирны тәртипкә сал" хәйрия акциясе оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International