ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә Яңгул авылында  яшәүче Наилә Баһаветдиновага 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Энҗе Мөхәрләмова, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

 

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара узды. 

Баулының "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  8 нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышлаган чара үткәрде. 

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты командасы футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. 

Шушы көннәрдә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре ЯАҖ "Салават күпере" җәйге сәламәтләндерү лагерында булып кайтты. 

Кичә Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Йомры икмәк" әкияте буенча күңел ачу чарасы үтте. 

Бөгелмәнең  "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эчкечелек, тәмәке тарту һәм наркоманиягә каршы чаралар үтә. 

Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Наталья Минязева һәм Динара Хәйретдинова  балалар өчен акбур белән асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырды. 

"2014-2020 елларда халык арасында наркоманияне профилактикалау" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова спорт чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International