ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

"Дөньяны күрергә өйрәнәм" проекты кысаларында Зәйнең "Тату гаилә"  компенсацияләү төрендәге балалар бакчасы базасында "Начар күрүче бала белән ничек эшләргә.2 өлеш" темасына мстер-класс узды. 

 Бүген саңгыраулар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионатының ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"Көзге игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Минзәләнең "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Игелек юлы" чарасы үтте.

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алып баруга аеруча зур игътибар бирелә.

Кичә Зәйдә район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында киңәшмә узды. Биредә вакансияләр турында мәгълүмат бирү, хезмәт хакын күтәрү, шулай ук "Россиядә эш" порталына мәгълүмат куюга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

20 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини-ярминкәсе үзачак.

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре авыл җирлекләрендә булып кайтты.

Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы узды.

Аксубайның "Наз" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Көзге игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Игелек юлы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 9 әти-әни катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International