Казан учреждениесендә ата-аналарның компетентлыгын арттыру өчен күзаллау материалын кулланалар

2024 елның 19 апреле, җомга

Гаилә елында Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында ата-аналар белән эшләүнең яңа нәтиҗәле ысулларын эзлиләр. Мәсәлән, тәрбиячеләр «Һәр ата-ана – үрнәк» дигән папка әзерләгәннәр.

Папка ата-аналарның балаларны тәрбияләү, үстерү һәм сәламәтләндерүнең төрле мәсьәләләре буенча педагогик компетентлыгын арттыра. Кыска, төгәл, мәгълүмати материал ата-аналарны балалар белән бергә эшләргә җәлеп итү өчен искиткеч чара булып тора.

«Заманча технологияләр безгә белем һәм тәрбия мәгълүматларын эстетик һәм аңлаешлы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә», – ди педагоглар.

«Һәр ата-ана – үрнәк алырлык» темасы кысаларында Татарстанның социаль учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очрашулар оештырылды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International