Минзәлә интернат-йорты халкы һәм хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2024 елның 27 апреле, шимбә

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик әңгәмә узды. Ул экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлдерелгән.

Учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар алдында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады. Ул террорчылыкка каршы көрәшнең мөһимлеген һәм актуальлеген, хокукый мәгърифәтчелек буенча чараларның әһәмиятен билгеләп үтте, экстремизм һәм террорчылыкның төп күренешләре турында сөйләде, хокук бозуларның конкрет мисалларын китерде һәм хокук бозулар өчен җаваплылык турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International