Министрлык «ИнваПрофи» һөнәри казанышлар конкурсының республика этабын үткәрә

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабын үткәрә. Конкурс инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасында үткәрелә.

Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен документлар Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында шәхси кабинет аша 1 июльдән дә соңга калмыйча электрон рәвештә җибәрелә.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 557-21-55, 557-21-88, 557-20-49 телефоннары аша яки Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47нче йорт, 503, 507нче кабинетлар адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

«ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабын үткәрү тәртибе һәм шартлары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International