Республика халкын 9 Май уңаеннан өстәмә ял көннәре көтә

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 9 май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 10 августындагы «2024 елда ял көннәрен күчерү турында» 1314 номерлы карары белән, эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында 2024 елда ял көне 6 гыйнвар шимбәдән 10 май җомгага күчерелде.

Шулай итеп, 9–12 май ял көннәре булып санала. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International