Югары Ослан районында тәрәзәләрне Җиңү символлары белән бизәделәр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча бөтенроссия патриотик акцияләре уза.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнаштылар. Катнашучылар үз йортларының һәм фатирларының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International