Арчаның интернат-йортында бәйрәм чарасы әзерләделәр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлаша. Бу көн алдыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында буыннарны Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек тирәсендә берләштерүче чара уздырырга булдылар.

6 майда интернат-йортның «фронт десанты» бәйрәм концерты белән «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды. «Өмет» хоры әгъзалары сугыш еллары җырларын башкардылар. Шулай ук сугыш еллары шигырьләре яңгырады. Чара костюмлы фотосессия белән тәмамланды.

Шундый ук форматтагы, әмма киңәйтелгән актерлар составындагы чара 8 майда интернат-йортта да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International