Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында 0,89% ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,88% ны тәшкил итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 17923 эшсез граждан исәпләнә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны бүгенге көндә 41096га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2782 эш урыны ачык дип белдергәннәр.