Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 22нче апрельгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17526 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 229 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 774 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 415 хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 71 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 17 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International