Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңайлы интернет” дигән федераль конкурсның махсус призы белән бүләкләнде

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Мәскәүдә “Уңайлы интернет” дигән өлкән яшьтәге гражданнар, укытучылар һәм укучылар өчен мәгариф программалары оештыручылар арасында уздырылучы  федераль конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстан Республикасы вәкилләре бу бәйгедә  7 номинациядәге 23 җиңүче арасында 2 беренче урын һәм махсус приз оттылар. Казанның Мәскәү районында урнашкан Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясеннән Гүзәл Смирнова компьютер грамоталылыгы буенча иң яхшы укытучы дип танылды. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен мәгариф программаларын иң яхшы  оештыручы  дип Россиянең  Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлар союзы”   Гомумрусия иҗтимагый оешмасы танылган. Аларның бу конкурста “Өченче яшь университеты” дигән проекты җиңеп чыккан.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә республика җирлегендә өлкән яшьтәге кешеләргә  компьютер белемен бирүдәге комплекслы эше өчен   “Уңайлы интернет”  федераль конкурсының махсус призы белән бүләкләнде.

Билгеләп үтик, бу конкурс Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Россия Пенсионерлар Союзы һәм Россия Пенсия фонды булышлыгы белән үткәрелгән.  Катнашу өчен 48 төбәктән 200гә якын гариза килгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International