Казанда 32 кеше эшкә урнашкан

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. 
Биредә шәһәрнең берничә оешма һәм предприятие вәкилләре катнашкан. Ярминкәгә 286 кеше килгән, шуларның 32сенә булачак эш урынына юллама тапшырылган. 13 кешегә дәүләт хезмәтләре турында белешмә бирелгән. Катнашучыларга вакансияләр язылган гәҗит һәм журналлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International