Бүген Россиядә сурдотәрҗемәче көне билгеләп үтелә

2014 елның 31 октябре, җомга
Россиядә бүген 13 миллионга якын инвалид яши. Белгечләр мәгълүматы буенча, аларның якынча 190 меңе - ишетү буенча инвалид. Татарстанда исә бүгенге көндә 320,8 мең инвалид яши, 2191 кеше - ишетү буенча инвалид. 
Мондый кешеләрнең тормышында бик мөһим урынны ишарәләр теле алып тора. 
2012 нче елда Россия инвалидлар хокукы буенча Конвенцияне ратификацияләде. Аның буенча, дәүләтләр ишарә телен куллануны  һәм чукракларның тел үзенчәлеклелеген таныйлар. Закон нигезендә дәүләт хакимияте органнары карамактагы учреждениеләрдә инвалидлар өчен рус ишарә   телен кулланып тәрҗемә итү мөмкинлеген тудырырга тиешләр. 
Мәгариф турында законда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең инклюзив белем алуы турында аерым маддә бар. Сурдотәрҗемә буенча хезмәтләр кирәк булган очракта, мәгариф учреждениесе  бу хезмәтне мәҗбүри рәвештә күрсәтергә тиеш. 
2011-2015 нче елларга "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру кысаларында халыкка рус ишарә телендә хезмәтләр күрсәтүче белгечләр укыту, әзерләү оештырылган. 2011-2014 нче елларда 616 белгеч укыган инде. 2014 нче елда 275 кеше белем алган. 
Татарстан Республикасында бу вакыт эчендә рус ишарә теленә 65 хезмәткәр укыган. Болар - социаль яклау, эш белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International