Иртәгә, 11 нче ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Эфир24” мәгълүмати телеканалында баручы “Актуаль сөйләшү” тапшыруында катнашачак. Министр мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру, предприятие һәм организацияләрдә инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау, аларны кирәкле җиһазлар белән җайлаштыру турында сөйләячәк.
Тапшыру дәвамында шулай ук Татарстанда “Уңайлы мохит” прораммасын тормышка ашыру, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү турында да сөйләшү көтелә.