Мәскәүдә XVIII нче “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2014” Халыкара махсус күргәзмә уздырыла

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

9 нчы декабрьдән 12 нче декабрьгә чаклы Мәскәүдә XVIII нче “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2014” Халыкара махсус күргәзмәсе була. Күргәзмәне Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Шәхси саклану чаралары эшләүчеләр һәм тәэмин итеп торучылар” оешмасы үткәрә.

Татарстан Республикасы стендында махсус киемнәр, аяк киемнәре, башка шәхси саклану чаралары җитештерүчеләр, хезмәтне саклау өлкәсендә фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнүче, бу өлкәдә хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр продукция тәкъдим ителәчәк.

Ел саен әлеге күргәзмә дәүләт булышлыгы белән уздырыла.

Күргәзмә кысаларында хезмәтне саклау сораулары буенча конференция дә узачак.

Ачылу тантанасы 9 нчы декабрьдә ВДНХның 75 нче павильонында була.

Әлеге чарага республика предприятиеләре чакырыла.

  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International