Министрлык Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авыр тормыш хәлендә булган балаларны яклау фонды, "Ак Барс-создание" иминият фонды белән берлектә  Төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Темасы: "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасында сәламәтлектә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне  ведомствоара патронажга алу системасын формалаштыруның комплекслы программасы"н тормышка ашыру нәтиҗәләре. 
Коференциядә үсештә һәм сәламәтлектә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең проблемаларын чишү буенча нәтиҗәле  ведомствоара   хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. 
Чараның пленар өлешендә Россия Федерациясенең 5 төбәге вәкилләре катнашты. Болар - социаль сфера һәм сәламәтлек саклау учреждение белгечләре һәм җитәкчеләре.
Һөнәри клублар эшчәнлеге дә оештырылган. Боларда үсештә һәм сәламәтлектә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне ведомствоара озата баруның бөтен аспектларыннан алып, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен объектлар һәм хезмәтләрнең җайлылыгын тәэмин итү мәсьәләләре дә каралган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International