Шушы көннәрдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгече “Россия Федерациясе Президентының 2012 нче елның 1 нче июненнән 761 нче номерлы “2012-2017 нче елларда балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясе турында” Указын урыннарда тормышка ашыруны җәмгыять тарафыннан мониторинглау” темасына иҗтимагый тыңлауларда катнашкан.
Чараны гражданнарны социаль яклау һәм тормыш сыйфаты буенча РФ Иҗтимагый палатасы Комиссиясе һәм “Иң яхшысы – балаларга” программасы советы оештырган.
53 төбәк вәкиле урыннарда Президент Указының үтәлешен, Милли стратегиянең аерча мөһим проектларын тормышка ашыруның динамикасын караганнар.