Татарстанның хәйрия оешмалары өчен конкурс игълан ителгән

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

“Волонтер” Халыкара  доброволецлыкны үстерү төбәкара үзәге  “Татарстан волонтерлары” республика конкурсы  игълан иткән.  Әлеге конкурста  “Волонтер” төбәкара хәрәкәте  доброволец оешмалары һәм Татарстанның  башка  доброволец оешмалары катнаша ала.  Конкурсның партнерлары – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры һәм хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурста 3 номинация булачак: “Иң яхшы доброволец оешмасы”, “Иң яхшы доброволец оешмасы  кураторы” һәм “Иң яхшы доброволец оешмасы координаторы”. 

Гаризалар кабул итү 2015 нче елның 30 нчы апреленә кадәр дәвам итә. 

Конкурсның положениесе, гариза формалары  белән танышу өчен volonter-16@mail.ru  электрон адресына “Татарстан волонтеры” конкурсына” дигән тамга белән хәбәр юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International