Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән шәһәрләре халкы мәшгульлек үзәкләренә электрон рәвештә языла ала. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында Татарстанның халыкны эш белә тәэмин итү үзәкләренә алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.
Гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, эшкә урнашу, һөнәри белем алу, үзәккә беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен эш табу максатыннан портал ашу язылырга була.
Язылу өчен хезмәтләр күрсәтү тәртибе, документлар исемлеге белән танышырга, тәкъдим ителгән исемлектән бүлечәне сайларга һәм уңайлы дата, вакытны күрсәтергә кирәк.
Монда шулай ук гариза шаблоннары да бар. Документларны алдан тутырып куярга мөмкин.