Биектау районында инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия марафоны оештырылган

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Биектау районы үзәк мәдәният йортында “Йөрәктән – йөрәккә”  дигән район хәйрия марафоны узган. Биредә 11 инвалид бала булган 9 гаилә катнашкан. Алар матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ гаиләләр рәтенә керәләр.

Әлеге марафонны  Биектау районы башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин, “Биектау” хәйрия фонды директоры Рания Гайнетдинова, Биектау районы социаль яклау бүлеге, “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Балкыш” балалар иҗаты төркеме  вәкилләре оештырган.

Чарада 134  оешма, учреждение, район предприятиесе  катнашкан. Марафон дәвамында 201 600 сум акча җыелган һәм инвалид балалары булган гаиләләргә тапшырылган. Кайбер хәйриячеләр марафонда катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәткәннәр. Бер кеше авыру балаланы дәвалау урыныа йөртү өчен транспорт белән булышырга вәгъдә иткән.

Хәзерге вакытта матди ярдәм җыю өчен кую “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә урнаштырылган. Теләге булган һәркем ярдәм кулы сузып, инвалид балаларны дәваларга булыша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International