Яр Чаллының “Доверие” карамагындагы өлкәннәргә “Сәламәтлек икмәге” ашатканнар

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы гражданнар өчен шәһәрнең  “Текоя” ҖЧҖ хәйрия чарасы уздырган. Бу көнне инвалид өлкәннәргә “Сәламәтлек икмәге” дигән яңа продукция өләшеп чыкканнар. Бу икмәк  үстерелгән бодай ярмаларыннан он һәм чүпрә кулланмыйча гадәти булмаган технология буенча пешерелә.  Ул канында шикәр күләме артык булган, гемоглобин, артык авырлык, ашкайнату системасы белән проблемаларыннан тилмерүче гражданнарның күңеленә аеруча хуш килгән.

“Доверие” үзәге белгечләре сүзләренә караганда, бу акция гражданнарның сәламәт тормыш рәвеше гадәтен формалаштыруда бик мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International