Казанда балалар иҗаты фестивале узачак

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
4-7 нче декабрьдә Казанда ел саен узучы балалар иҗаты фестивале узачак. Бу социаль учреждениеләр - балалар йортлары, социаль приютлар, коррекция мәктәпләре балалары өчен инклюзив мөмкинлекләр мәйданы. Чараның төп максатлары балаларның иҗади үсешен яклау һәм социальләштерү, һөнәри юнәлеш бирүдән гыйбарәт.
Билгеләп үтик, "Варенье" дигән фестиваль "САМИ" доброволец клубы тарафыннан 2008 нче елдан башлап ТР Иҗтимагый палатасы, партнерлар һәм хәйриячеләр яклавы белән үткәрелә. Агымдагы елда биредә РФнең 24 төбәгеннән 62 учреждение катнашачак.  Ел саен хәйрия эшчәнлегенә 500дән артык кеше җәлеп ителә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International