Балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучылар спартакиадада катнашкан

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Спорт хәрәкәте" инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы  активистлары белән бергә  "Спорт рекордларына, алга!" дигән төбәк спартакиадасы уздырганнар.  Биредә "Астра", "Умырзая" һәм "Солнышко" тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы балалар катнашкан. 
Суык көн булуга карамастан, кызлар һәм малайлар  көрәшкә ыргылганнар. Алар дустанә рәвештә кардан йомгак ясаганнар, шайба куганнар, чаңгыда ярышканнар. Ярышлар арасында исә алар өчен Кадетлар мәктәбе укучылары чыгыш ясаган. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча "Солнышко" командасы  мактаулы 2 нче урын алган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International