Минзәләнең "Тургай" приюты "Варенье" Бөтенрусия балалар иҗаты фестивалендә җиңү яулаган

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр   "Варенье" Бөтенрусия балалар иҗаты фестивалендә катнашканнар.  Алар ике номинациядә җиңү яулаган.
Приют карамагындагы балалар "Костюмнар. "Халык былиналары" дигән номинациядә  I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгәннәр. "Театраль куелыш" номинациясендә исә II дәрәҗәдәге дипломга лаек дип табылганнар.
Балаларга  дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International