Республиканың балалар йортлары, интернатлары, шул исәптән “Кама таңнары” приюты балалары ел саен “Татэнергосбыт” тарафыннан уздырылучы иҗат конкурсында катнашканнар. Җитәкчеләре Мария Куликова һәм Светлана Биктимерова белән шигырьләр, хикәяләр иҗат иткәннәр. Призлы урыннар яулаган балаларны Казанга бүләкләү тантанасына чакырганнар. Иң яхшы унлыкка Станислав Чебаков, Аделина Стрелкова, Энҗе Гыйльметдинова һәм Оля Куликова кергән. Алар бу көнне Макдональдс ресторанына, контактлы зоопаркка, Татэнергосбытның төп офисына барганнар. Биредә аларга грамота һәм кыйммәтле призлар тапшырылган.