Министрлык оешма ликвидацияләнү, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару сәбәпле эшсез калучылар санын күзәтеп тора

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  хезмәткәрләрнең эштән китүен, оешмалардан азат ителүен атна саен күзәтеп тора. Мониторинг РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 1207 нче әмере нигезендә башкарыла. Аның исеме болай яңгырый: "Оешма ликвидацияләнү, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм  тулы булмаган мәшгульлек аркасында  хезмәткәрләрнең эштән азат ителүенә мониторинг үткәрү".

ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләрдән килгән мәгълүматка караганда, 2015 нче елның 18 нче февраленә эш бирүче теләге белән 25598 кеше тулы булмаган көн яки смена эшләгән. Эш бирүче гаебе белән 633 кеше эшсез торган, 154 кеше хезмәт хаклары сакланмаган шартларда отпускта булган. 2015 нче елның гыйнвар-май айларында хезмәткәрләр саны яки штат кыскару сәбәпле 2718 кешене азат итү көтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International