Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашты

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Ярославль шәһәрендә 27 мартта узган Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. 4 дискуссия мәйданчыгы эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты рәисе Андрей Кондратьев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, аның урынбасары Юлия Абдреева катнаштылар.
"Авыл җирлегендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүне оештыру" дигән дискуссия мәйданчыгында Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина  чыгыш ясаган. Ул социаль конракт программасын тормышка ашыру турында сөйләгән һәм форумның резолюциясе проектына тәкъдим керткән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International