Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 23 нче марттан 27 нче мартка чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Алар түбәндәге предприятиеләрдә булган: Әлмәттәге "Җәлилнефть" идарәсе, "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ, Сабадагы "Татгазинвест" ЯАҖ, Бөгелмәнең "ТНГ-Геосейс" җәмгыяте, "Круглопольская дистанция пути" җәмгыяте.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International