Министр Эльмира Зарипова Татарстан делегациясенең Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашуы нәтиҗәләре буенча пресс-конференциядә чыгыш ясаячак

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Иртәгә, 31 нче март көнне, сәгать 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан делегациясенең Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашуына нәтиҗәләр ясыйлар. Форумда игълан ителгән  Татарстанның тәкъдимнәре турында  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләячәк.
ММЧ аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru адресы буенча уздырыла.
Билегеләп үтик, форум Ярославльдә 27 нче март көнне узды. Биредә 4 дискуссия мәйданчыгы эшләгән. "Авыл җирлегендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүне оештыру" дигән дискуссия мәйданчыгында Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина  чыгыш ясаган. Ул социаль конракт программасын тормышка ашыру турында сөйләгән һәм форумның резолюциясе проектына тәкъдим керткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International