Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балалар"Без барын да булдырабыз" дигән республика конкурсында призер булганнар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балалар "Без барын да булдырабыз" дигән республика конкурсында призлы урыннар яулаганнар. Бу конкурсның максаты мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт.
Бу елны конкурста Язилә Яруллина һәм Хәния Хәбибуллина катнашканнар. Алар коляскада бию башкарып, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булган. Шулай ук Руслан Хәбибуллин коляскада үзе генә биеп, II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән. Ә Гөлүсә Гарифҗанова "Хәерле көн" дигән җыр башкарып, "Вокал-соло" номинациясендә III нче дәрәҗәдәге диплом алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International