Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә патриотик чара оештырганнар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Бүген Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә патриотик чара оештырганнар. Белгечләр үзәк карамагындагы балаларны "Татарстан" дигән авыл мәдәният йортының "Патриот" музеена экскурсиягә алып барганнар.
Бу экскурсия "2014-2020 нче елларга яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасы кысаларында уздырылган. Төрле категория гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала  бик кызыксынып экспонатлар караганнар, экскурсоводка сораулар биргәннәр.  Балалар фотоларда үзләренең бабаларын, туганнарын да танып алганнар.
Чара яшүсмерләр күңелендә бары тик уңай хисләр генә калдырган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International