Яшел Үзәннең "Родник" үзәгендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш алып баралар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаганнарның  рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан Габделхәмит хәзрәт һәм Илдар хәзрәт белән очрашу узган. Биредә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар катнашкан. Хәзрәтләр аларга Илсам дине, аның кыйммәтләре, әхлак, әдәп, тормыш мәгънәсе турында сөйләгәннәр, урламаска, үтермәскә, тирә-юньне бозмаска өндәгәннәр.
Белгечләр сүзләренә караганда, дини конфессияләр белән үзара хезмәттәшлек  балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү өлкәсендә бик зур  һәм әһәмиятле алым булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International