Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приюты балалары ветераннарны тәбриклиләр

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приюты балалары ветераннарны тәбрикләүне дәвам итәләр. Бу җаваплы эшне биредә приютта тәрбияләнүче Марианна Сабирова, педагог Наталья Евдокимова, Лилия Хисамоваларга тапшырганнар.  Сугышта катнашучы Таһир Мурзин аларның котлавын зур рәхмәт белән кабул итеп алган. Кунаклар аңа тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек теләгәннәр һәм приютта булачак батырлык дәресенә чакырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International