Шушы көннәрдә Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән чираттагы дәрес уздырганнар. Бу чара яз бәйрәме Нәүрүзгә багышланган.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар хәрәкәтле уеннар уйнаган, табышмакларга җаваплар тапкан, яз турында шигырьләр дә сөйләгән. Бәйрәм саф һавада коймак белән чәй эчеп тәмамланган.