Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә исәптә торучы, авыр тормыш хәлендә калган, социаль яклауга мохтаҗ һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмадылар. Кичә алар шәһәр халкына “Георгий тасмалары” тараттылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Кечкенә генә бүләк булса да, ветераннарның мондый игътибарга күңелләре булды. Алар үз чиратында балаларга имин еллар, бәхетле киләчәк теләп озатып калдылар.