Биктәш авылында яшәүче сугыш ветераны Павел Ивановка 10 май көнне 90 яшь тулды. 9 май көнне тантаналы митингта юбилярны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
10 май көнне ветеранны өенә барып социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәшит Насыйбуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.