Түбән Каманың “Веста” үзәгендә балигъ булмаганнарга мөнәсәбәтле көч куллану очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән чара узды

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Балигъ булмаганнарга көч куллану  очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән “Родительский университет” клубының эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәгенең социаль педагогы “Безопасность детей” дигән тема белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында ата-аналарның үз балаларының иминлеге өчен җаваплылыгы һәм балаларга урамда үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату кирәклеге турында сөйләнде.

Шулай ук ата-аналар арасында социаль ярдәм алу мөмкинлегенең шартларын аңлаттылар. Барлык катнашучыларга да “Веста” үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү турындагы мәгълүмати буклетлары бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International