Балтачның “Наз” үзәге карамагындагы гражданнар Мирхәйдәр Фәйзи музеенда булганнар

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачның “Наз” комплекслы үзәгендә тернәкләнү узучы гражданнар Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар.

Тамырлары белән Шоданың үзеннән булган Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын чагылдырган музей барысына да бик нык ошады. Татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган Фәйзинең иҗаты бу музейның һәм шулай ук Шода авылы халкының горурлыгы икәнлеген биредә тирән тоярга була. 

Ахырда өлкәннәр һәм инвалидлар аларга музей буенча онытылмаслык сәяхәт кылырга мөмкинлек биргән Музей мөдире Фаргат Рашитовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International