Бөгелмәнең 170 кеше һөнәри әзерлек курслары узды

2015 елның 10 июле, җомга

Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә "Парикмахер", "Пешекче", "Менеджер" курсларын тыңлаучыларына дипломнар тапшырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, тулаем алганда быел Бөгелмә районында 169 эшсез кеше дәүләт электрон хезмәте буенча һөнәри әзерлек курсларын кулланырга теләк белдергән.
Үзәк белгечләре сүзенә караганда, эшсез гражданнар арасында һөнәри укыту белгечлекләренә  ихтыяҗ зур булган.Шулар арасында пешекче, парикмахер, электрогазосварщик, каравылчы, бухгалтер, менеджер.

 Укуны тәмамлаганнан соң белем алучылар конкрет эш урыннарына урнаша алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International