Бүген Яр Чаллының "Солнышко" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә зарядка ясадылар, спорт эстафеталарында катнаштылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар гаиләләргә берләшергә ярдәм итә.