Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар “Шоколандия” иленә сәфәр кылдылар.
Катнашучылар шоколадның барлыкка килү тарихын тыңладылар, музыкаль конкурсларда, викторина, уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.
Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга шоколадтан ясалган бүләк бирелде.