Бу көннәрдә Баулының "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәге Баулы районының яшьләр, ЗАГС, мәдәният бүлекләре белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Бергә 57 ел тату гомер иткән Марущак гаиләсенә медаль тапшырылды.
Шулай ук күп балалы гаиләләр төрле бәйгеләрдә катнашты, үзләренең иҗади мөмкинлекләре күрсәтте. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.