Шушы көннәрдә Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Бәхетле гаилә” дип аталаган чара уздырды.
Әлеге бәйрәм “Мин нинди чәчәк?” дигән уеннан башланып китте, биредә әниләр балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук белгечләр презентация карауны да оештырдылар.
Чара ахырында балалар һәм аларның әти-әниләре спорт уеннарында катнашты. Истәлеккә катнашучыларга ромашка чәчәге белән бизәлгән беләзекләр өләштеләр.