Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучылар янгын сүндерү бүлегенә сәфәр кылдылар.
Экскурсияне бүлекчә командиры Нияз Абдуллин уздырды. Ул үз эшчәнлеге турында сөйләде.Яңгын вакытында үз-үзеңне ничек тоту, саклану, тиз генә кайда, кемгә хәбәр итү турында өлкәннәребезнең исенә төшерде.
Чара янгын бүлегенең хезмәт бүлмәләрендә дәвам итте. Диспетчер профессиональ киемнең, янгыннан коткару җиһазларының, спецтранспортның ничек эшләгәнен аңлатты. Әлеге очрашу барлык катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат тупларга ярдәм итте.