Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты ел саен уздырыла торган республика күләм янгын куркынычсызлыгы буенча бәйгедә катнашты.
Интернат-йорт «Лучшее противопожарное состояние учреждения социальной защиты» номинациясендәберенче урын алды.
Билгеләп үтәргә кирәк, Югары Осланның интернат-йорты мондый бәйгеләрдә ел саен беренчелекне яулый. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге югары дәрәҗәне коллектив тотарга ярдәм итә.