Әлмәтнең "Опека" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларга карата мәрхәмәтле караш темасына чара уздырганнар. Бүлекчәдә патронажда торучы балаларның әти-әниләре белән сөйләшү булган. Психолог һәм социаль белгеч аларга балаларына карата мәрхәмәтсез караш булырга тиеш түгеллеге турында сөйләгән.