Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар Яр Чаллы шәһәреннең дельфинарийында булып кайттылар. Балалрны “Игелек копилкасы” дигән оешманың волонтерлары озатып йөрде, ярдәм итте.
Дельфиннар барлык катнашучыларны да гаҗәпкә калдырды. Бәйрәмнән соң тәрбияләнүчеләр "Рок-Н-Роллы" кафесында тукландылар. Биредә приютка тантаналы шартларда телевизор алу өчен сертификат тапшырылды.